Универсиадага багышлап

2013 елның 12 июле, җомга

Күптән түгел Полянка авылы Мәдәният йортында Казандагы Бөтендөнья студентлар Универсиадасына багышланган бәйрәм булды.

Авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Холмирзоева һәм Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Паулкина “Универсиада утын эзләгәндә” дигән спектакль хәзерләгәннәр һәм үзләре үк шунда баш рольләрне уйнадылар. Спектакль “Буратино могҗизалары” дигән балалар әкияте буенча куелды.

Аннары балалар төрле спорт уеннарында катнаштылар, монда аркан тарту да, штанга күтәрү дә, күңелле эстафета да кертелгән иде. Уеннарда җиңелүчеләр булмады һәм шуңа күрә барысы да татлы призлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International