«Кояшлы куян» энергияне сак тоту темасына XIII Республика балалар иҗат эшләре конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

1 августтан «Кояшлы куян» энергияне сак тоту темасына XIII Республика балалар иҗат эшләре конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Конкурс «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь», «Иң яхшы эшләнмә» һәм «Күләгәдән чык» номинацияләрендә үткәрелә.

XIII "Кояш куянының" төп үзенчәлеге - «күләгәдән чык» дигән яңа номинация. Әлеге номинациядә балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә башкарылган иҗат эшләре бәяләнәчәк.

Ел саен конкурс энергетика ресурсларын куллану темасына игътибар җәлеп итү, шулай ук үсеп килүче буын арасында энергия саклау моделен популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Эшләр 2022 елның 10 октябренә кадәр кабул ителә. Финалистларны һәм җиңүчеләрне жюри билгеләячәк, ә иң яхшы эшләр авторлары Казанга ноябрь аенда узачак тантаналы бүләкләүгә чакырылачак һәм Халыкара энергия саклау көненә багышланган булачак.

Конкурста катнашу өчен иҗат эшеннән, катнашучының анкеталары һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Эшләр «Татэнергосбыт» АҖенең теләсә кайсы филиалында яки клиентларга хезмәт күрсәтү офисында кабул ителә, шулай ук түбәндәге адрес буенча юлланырга мөмкин: 420059, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110 «В» йорт, «Кояшлы куян» билгесе белән. Хикәяләр һәм шигырьләр «Кояшлы куян» хаты темасын күрсәтеп pressa@tatenergosbyt.ru электрон почтасына җибәрелергә мөмкин.

Хөрмәтле катнашучылар! Катнашуга заявка җибәргәнче, конкурс турындагы Нигезләмә белән компаниянең рәсми сайтында игътибар белән танышуны сорыйбыз. Конкурсны оештыру һәм анда катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат «Татэнергосбыт» АҖенең рәсми сайтында «Матбугат үзәге/Конкурс/Кояшлы куян» бүлегендә яисә 8(843)233-15-87 телефоны буенча белергә мөмкин.

Катнашучыларга уңышлар һәм иҗади илһам телибез!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International