Терлекчелеккә ярдәм итү өчен

2013 елның 5 июле, җомга

Вожида яшәүче Барашиннар гаиләсе кече фермаларга ярдәм итү өчен каралган субсидияне алуга документлар әзерләү белән мәшгуль.

Узган ел алар “Начинающий фермер” федераль программасында катнашкан иде. Бу көннәрдә яңа терлекчелек бинасы төзиләр, югары продуктлы терлек сатып алалар.

Иж-Борискино авылы эшмәкәре Александр Березкин да өч йөз мең сум күләмендә бирелгән субсидиядән файдаланды. Алынган ярдәмнең файдасы күп булган. Күптән түгел үз акчасына берничә дистә мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзегән. Хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне читтән килүче эшмәкәрләргә сата.
Быел кече фермаларга ярдәм итү өчен район бюджетында миллион ярым сум акча каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International