Юлларны төзекләндерәләр

2013 елның 5 июле, җомга

“Мостовик” җәмгыяте эшчеләре Ржавецтагы эшмәкәр Сергей Юрков фермасы юлларын төзекләндерүгә кереште.

Алар озынлыгы – 700, ә киңлеге 3 метр тәшкил иткән юлга бетон түшиләр. Эшләр тәмамлангач, язгы һәм көзге чорда фермага транспорт белән керү бермә-бер җиңеләячәк.

Моңарчы әлеге предприятие эшчеләре Екатериновка эшмәкәрләре Линар Гыйниятуллин белән Рафис Хәйруллин фермаларына 780 метр юлга яхшы сыйфатлы бетон түшәгәннәр. Киңлеге дүрт метр ярымнан артып китүче шома, тигез юл авылның бер урамы аша үтә.
Бу эшләр махсус республика программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International