Авылда яңа клуб булачак

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Полянка авылында хәзерге вакытта тулы көч белән яңа Мәдәният йорты төзү эшләре бара. Китапханә дә шушында урын алачак.
“Авыл клублары” дигән республика программасы кысаларында, 400 квадрат метр зурлыктагы бу бинаны төзү өчен ун миллион ярым сум акча бүлеп бирелгән. Төзелешне май аенда башлап җибәрделәр.

Газобетон блокларны, тышлый торган кирпеч һәм башка төзелеш материалларын Алексеевскидагы “Керамика-маркет” җәмгыяте фирмасыннан ташыйлар. Хәзер кирпеч салу эшләре тәмамланып килә. Бу җаваплы һәм авыр эшне Өчкүлдән Сергей Гришин, Евгений Савинов, Дмитрий Семенов, Евгений Пыров, Дмитрий Тарасовлар башкара. Алар көн саен үз авылларыннан иртүк эшкә килеп җитәләр. Бу бригада Приволжск авылында да 11 йорт төзеп тапшырган. Шулай ук Өчкүл, Полянка авылларындагы храмнарны ремонтлауга үзләреннән өлеш керткәннәр.
Бригада составында шулай ук Евгений Казак, Алексей Станоткин, Андрей Сумлянинов, Вячеслав Шинаурин һәм Николай Кузьминнар яхшы эшли. Алексеевскидан килгән тәҗрибәле машина йөртүче Шамил Мортазин автокранда барлык эшләрне вакытында башкарып тора. Бригадир Владислав Гыйбадуллин сүзләренә караганда, төзүчеләр үз бурычларын аңлап, намус белән башкаралар һәм шуңа күрә бөтен эшне срогында үтәп баралар: көзгә бинаны төзеп бетереп, файдалануга тапшырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International