6 июльдә Универсиада башлана

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге делегация ХХVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уены ачылу тантанасында катнашачак.

Казан – Универсиада башкалалары арасында төньякта урнашкан шәһәрләрнең берсе. Россиядә Бөтендөнья җәйге Универсиада моңарчы бер тапкыр – 1973 елда Мәскәүдә үткәрелгән иде.

170тән артык илдән килгән вәкилләр спортның 27 төре буенча 350дән артык комплект медаль өчен көч сынашачак. Шәһәрдә төзелгән спорт корылмаларыннан соңыннан халык файдаланачак.

Универсиаданы ачу тантанасы яңа төзелгән “Казан-арена” стадионында үтәчәк. Универсиаданың барышын теләгән һәр кеше телевидение каналлары аша күзәтә алачак. Спорт бәйгеләрен үткәрелү урынында карарга теләүчеләрнең күбесе билетлар сатып алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International