Рәсеме – Германиядә күргәзмәдә

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Никольск мәктәбенең өченче класс укучысы Татьяна Авдонина “Дети рисуют свой русский мир” дигән халыкара конкурсның финалына чыкты.

Бу конкурс бишенче тапкыр үткәрелә. Быел ул “О, спорт – ты мир!” эгидасы астында үтте. Татьяна үз эшен нәфис гимнастика белән шөгыльләнүчеләргә багышлады, чөнки бу тема аңа бик якын, ул үзе дә спортның шушы төре белән шөгыльләнә. Ул диплом белән билгеләп үтелде, мәктәп һәм аның җитәкчесенә Рәхмәт хаты җибәрделәр. Моннан тыш, аның эше Германиядә конкурсантларның финал күргәзмәсенә куелачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International