Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Сак булыгыз: саранча!
2013 елның 3 июле, чәршәмбе
Республиканың кайбер районнарында аеруча куркыныч корткычлар күренә башлау белән катлаулы фитосанитария хәл туды. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыш территорияләрдә көтүле саранчаларның артуы күзәтелә. Басуларда үскән уңышны саклап калу өчен ашыгыч чаралар күрергә кирәк.
Николай СМИРНОВ.
“Россельхозцентр”ның район бүлеге баш агрономы.
“Россельхозцентр”ның республикадагы белгечләре 20 июньгә 104,7 мең гектар басуларны тикшерде. Саранча 36,2 мең гектарда табылган. Бер квадрат метрга 7дән 29га кадәр саранча туры килә. Итальян прусы личинкалары да күренә. Дөрес, әлегә алай күп түгел – 0,4 гектардагы квадрат метрга 1—2 генә личинка туры килә. Көннәрнең коры һәм кызу торуы нәтиҗәсендә, бу корткычларның республика территориясендә күпләп таралу ихтималы зур.
Республикада очарга сәләтле урта рус һәм итальян прусы төрләре очрый. Аеруча кызу килгән елларда кара канатлы себер һәм ак полосалы саранчалар киң таралырга, үрчергә мөмкин. Саранча җылыны аеруча ярата торган корткыч. 2—3 ел тоташтан кызу һәм коры һава торышы сакланган очракта, аларның саны көнләп түгел, ә сәгатьләп арта. Бу бик куркыныч.
Республика территориясендә саранчаның аеруча 1921—1924 елларда киң таралуы мәгълүм. Бер сезонда гына да 106,6 мең гектарда үскән төрле культураларга зур зыян китерүе төгәл билгеле. Самара губернасыннан да саранчаның күпләп очып килүе күзәтелгән. Мыжлап торган саранча көтүенең Чистай кантонының көньягында тукталуы турында мәгълүматлар бар. 1939—1941 елларда саранча басуларга зур зыян китергән.
Совет властеның беренче елларында куркыныч тудыручы корткычка каршы көрәшү өчен махсус экспедицияләр һәм отрядлар оештырыла. Корткычларның күпләп таралуын булдырмауда алар әһәмиятле роль уйный. Аеруча кеше аз йөри торган урыннарда тиешле чаралар үткәреп, уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Ул вакытта саранчаны юк итәләр. Күренмәгәч, бөтенләй бетте, дип тә уйлыйлар. Кызганыч, илдә башланган үзгәртеп корулардан соң хуҗалыклар таркалды, ташландык җирләр барлыкка килде, игенчелек культурасына игътибар бермә-бер кимеде.
Басуларда үстерелгән теге яки бу культураны эшкәртү темплары кимеде. Нәтиҗәдә яңгырларның аз явуы, көннәрнең гадәттәгегә караганда кызу торуы аркасында 1998–1999, 2010–2012 елларда саранча корткычларының саны тагын арта башлады. Саранча үз юлында ни очраса, шуның барысын да ашый. Атап әйткәндә, бернәрсәдән дә баш тартмый, шуңа күрә дә тиз тарала. Бер көнгә мәсәлән, бер саранча гына да үз авырлыгыннан 2—3 тапкырга күбрәк яшел үсемлек ашый. Саранча үз гомере эчендә 50—100 граммга якын яшел массаны ашап бетерергә сәләтле, азыкның бары 5 процентын гына эшкәртә ала. Шуңа күрә ул гел ач, гел үзенә ашарга эзли.
Барлык төр саранчаның да мыеклары гәүдәгә караганда кыскарак, ә менә чикерткәләрнең киресенчә, мыеклары гәүдәгә караганда озынрак. Гадәти елларда саранча болыннарда, көтүлек җирләре һәм күпьеллык үлән басуларында күп очрый. Күпләп таралган елларда исә бөтен культуралар – бөртекле, техник һәм яшелчә культураларына ябырыла.
Күпләп таралган елларда саранча личинкасы һәм зур саранчалар бер урыннан икенчесенә күчеп йөри. Үз юлында нинди үсемлек очратса, шуларның барысын да юкка чыгара. 300 километр һәм аннан да күбрәк араны очып үтәргә сәләтле саранча. Хәрәкәт тизлеге сәгатенә 8 –10 чакрым тәшкил итә. Саранча һәрвакыт диярлек җилгә каршы оча. Шунысын да әйтергә кирәк, ул һавага 100 –200 метр биеклеккә кадәр күтәрелә ала.
Куркыныч корткычларга каршы байтак көрәш чаралары кулланырга мөмкин. Язын, мәсәлән, туфракны сыйфатлы итеп дискларга, булган межа, буш җирләр һәм мәйданнарны сөрергә, ташландык җирләрне сөреп көтүлек урыны итәргә кирәк. Җәен исә саранча личинкасы күренә башлаган басуларны “Децис”, “Профи”, “Парашют”, “Фьюри”, “Таран”, “Аккорд”, “Танрек”, “Каратэ Зеон”, “Мосплан” һәм Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән башка химик препаратлар белән эшкәртергә кирәк.
Безнең районда әлегә аерым саранчалар гына табылды. Алар артык зур куркыныч тудырмый. Ә менә Чистай районы территориясендә инде көтүле саранчалар күренә. Бу инде шактый борчу тудыра. Кама елгасына агучы Чишмә елгасы тамагындагы утрауда урта рус саранчасы өерен тапканнар. Якынча исәпләгәндә, бер квадрат метрга 25—30 саранча туры килә. Әгәр районда яшәүчеләр саранчага охшаган бөҗәк күрсәләр, тиз арада хуҗалык агрономнары һәм белгечләргә мөрәҗәгать итүләрен үтенәбез. Бары шул чагында гына корткычларга каршы нәтиҗәле көрәш башларга була. Иң мөһиме – аларның оясын табып юкка чыгарырга кирәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?»
Интеллектуаль-музыкаль программа "Кем беренче майны урлады?"
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Лайм авыруы (талпан боррелиозы)
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
Гражданнарга тәкъдимнәр: вируслы талпан энцефалитын профилактикалау чаралары турында
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз