Үзәк модель китапханәсендә “Өченче яшь” пенсионерлар клубында катнашучыларның тарихи вакыйгага - беренче татар басмасының 300 еллыгына багышланган очрашуы булды.

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Мөхәммәтшин Д.Г., Мөхәммәтшин И. Д. гарәп графикасының беренче басмалары барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.

Гарәп графикасының беренче, татар матбугаты турында тикшеренүчеләрнең карашлары төрлечә. Беренче татар китабын аерым тикшеренүчеләр 1612 елгы латин-төрки сүзлекне Лейпцигта профессор Иероним Мегиссерны (1555-1618) саныйлар. Ярты китап татар текстыннан тора. Әмма күп кенә галимнәр моны татар басмасы дип санарга яратмыйлар, чөнки китап чит илдә басылган, чит ил кешесе тарафыннан әзерләнгән һәм Европада гына таралган.

Беренче милли татар басмасы дип 1722 елның 15 июлендә Әстерханда басылган Петр I Манифестын саныйлар. Петербург походында 30 меңнән 50 000 гә кадәр татар катнашкан, көймәләр Казанда Адмиралтейство бистәсендә җитештерелгән. Петр I поход типографиясен оештыра. Типография директоры Дмитрий Кантемир була (аның бабалары татарлар булган). Петр I Указын Тимеркилев тәрҗемәче тылмач (тәрҗемәче) татар теленә тәрҗемә итте. Татарлар типографиядә текстны җыйганнар һәм бастырып чыгарганнар. Манифест татарлар һәм башка мөселман халыклары арасында таралган була. Шуңа күрә Петр I манифесты беренче татар басма булып санала.

1787 елда Екатерина II указы белән Петербургта шәхси Азия типографиясендә беренче тапкыр Россиядә Коръәннең тулы гарәп тексты басыла.

И.Д. Мөхәммәтшин әзерләгән «Вайсел - Коръән» видеоматериалында Коръән текстлары темасы яктыртылды.

Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы хезмәткәре Галимуллина Н.Р. чарада катнашучылар өчен гарәп каллиграфиясе буенча мастер – класс үткәрде. Алар кызыксынып һәм тырышлык белән үз исемнәрен яздылар, гарәп хәрефләренең матур язуын үзләштерделәр.

Чара ахырында җыелучылар үзләренең белемнәре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар, алга таба туган якны өйрәнү буенча планнар билгеләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International