Балалар иминлеге – игътибар үзәгендә

2013 елның 4 июне, сишәмбе

Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекция хезмәткәрләре “Курорт” дигән оператив-профилактик чаралар үткәрәләр.

Акция ел саен балаларның җәйге каникуллары вакытында лагерьларда ял иткәндә һәм алар күпләп җыелган урыннарда тәртип саклау һәм аларның иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә. Даими рейдларда шулай ук санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналары, “Форпост” отряды укучылары, җәмәгать оешмасы вәкилләре катнаша.

Чаралар вакытында халыкның ял итү урыннары һәм анда урнашкан сәүдә нокталары да тикшерелә. “Болгар” лагерында ял итүче балалар өчен әлеге тема буенча лекцияләр уку күздә тотыла. Лагерь территориясендә җәмәгать тәртибен саклау оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International