Килешү предметы булып закон чыгару эшчәнлегендә якларның үзара хезмәттәшлеге, район үсеше бурычларын хәл итүдә, сайлаучылар белән эшне оештыруда тора.
Алексеевск муниципаль районында узган Килешүгә кул куюда РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәли улы Вәлиев һәм ТР Спас муниципаль районы Советы депутаты Фәргать Вагыйз улы Мөхәммәтов катнашты. Килешү кул куелганнан бирле үз көченә керә.