Китап җыентыгына керәчәк

2013 елның 31 мае, җомга
Район укучылары традицион конкурсларда актив катнаштылар, бу конкурсларны ел саен “Парклар маршы” Халыкара табигатьне саклау акцияләре кысаларында, “Спас” дәүләт табигать заказнигы үткәрә.

Балалар үз рәсемнәрендә, фотографияләрендә, плакатларда, язган иншаларда һәм шигырьләрендә табигатькә үзләренчә бәя бирәләр, экология проблемаларына мөнәсәбәтләрен белдерәләр.

Укучыларның һәр эшендә туган як табигате белән горурлану һәм соклану сизелә, бу рәсемнәрнең иң яхшылары Казанга, конкурсның алдагы этабында катнашу өчен җибәрелде.

Соңыннан аларның кайберләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы чыгара торган җыентыкларда файдаланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International