Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары И.Х. Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Р. М. Фәттахов, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе В. Л. Новичков, Спас муниципаль районы Башлыгы Ф. В. Мөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д. С. Савинов, шулай ук тугыз районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, дилерлар һәм тәэмин итүчеләр катнашты.
Чара барышында туфракны агымдагы ел шартларында төп эшкәртү үзенчәлекләре, туфрак эшкәртү машиналарын куллану үзенчәлекләре, шулай ук уңайсыз һава шартларында тотрыклы уңыш алуга кагылышлы мәсьәлә каралды.