Урманнар чүп-чар өчен түгел!

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
“Татарстанның чиста урманнары” акциясендә укучылар, төрле оешма, учреҗдение һәм предприятие хезмәткәрләре актив катнаша.

Мәсәлән, көннәрнең берсендә каты көнкүреш калдыклары полигонына шәһәр янындагы урманнан ике кубометрдан артык чүп-чар түктеләр.
Урманны коррекция мәктәп-интернаты укучылары һәм “Болгар урманчылыгы” учреждениесе хезмәткәрләре чистартты. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Рабига күленнән Иделгә төшә торган юл кырыйлары чистарып, ямьләнеп китте.

15 июньгә кадәр дәвам итәчәк акциягә бүген Никольск, Ким, Аграмак авыл җирлекләре, “Болгарнефтепродукт” оешмасы, санаторий мәктәп-интернат һәм башкалар кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International