Амбулаториядә бөтен шартлар тудырылган

2013 елның 10 мае, җомга
Апрель ахырында Куралово табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт эшләре тәмамланды.

Бу бинага күптән ремонт кирәк иде. Хәзер амбулаториягә бөтенләй икенче төс керде һәм авыруларга хезмәт күрсәтү бермә-бер җиңеләйде. Ремонт вакытында җылыту системасы, канализация һәм су үткәрү системасы тулысынча яңадан эшләнде. Җылылык торбалары – полипропиленнан, радиаторлар биметаллга алыштырылды. Иске тәрәзә рамнары урынына пластиктан ясалганнары куелган. Эчке һәм тышкы ишекләр яңаларга алыштырылган, кабинет стеналарын гипсокартон белән яңартып, буяп чыкканнар. Санузелның эчтәге стеналарын пластик белән каплаганнар, идәннәренә плитка җәйгәннәр, яңа җиһазлар куелган. Процедура кабинеты да бөтенләй икенче – уңайлы итеп эшләнгән, тамбур белән коридор яхшы итеп ремонтланган, электр системасы тулысынча алыштырылган. Хәтта амбулатория өчен пычрак су чокырын да икенчене казыганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International