Иртәгә без совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенә 68 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бәйрәм алдыннан район башлыгы Камил Нугаев Спас районы халкын Бөек Җиңү белән котлады.
1945 елның 9 Мае илебез тарихына бөтенхалык бәйрәме, тыныч тормыш башлану көне булып кереп калды, диелә котлауда. Бу көнне без утлы сугыш юллары үткән, җиңелгән Берлинда рейхстаг өстенә Җиңү байрагы элгән әтиләребез, бабаларыбыз өчен олы горурлык хисләре кичерәбез. Без Җиңүне якынайтуга үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш керткән тыл батырларын – фабрика һәм заводларда, басуларда һәм фермаларда, оборона корылмалары төзүдә фидакарьләрчә эшләүчеләрне хөрмәт белән искә алабыз. Киләчәк буыннар тыныч тормышта яшәсен өчен дистәләгән миллион кеше гомерләрен корбан итте. Безнең илдә сугыш кайгысы кермәгән бер генә гаилә дә юк, шуңа күрә Җиңү Көне безгә бигрәк тә кадерле.