Каһарманнар истәлегенә

2013 елның 7 мае, сишәмбе
9 Май алдыннан шәһәребездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына һәм өч тапкыр Советлар Союзы Герое, авиация маршалы Александр Покрышкинның тууына 100 ел тулуга багышланган “Геройлар юлы буйлап” дигән республика автомотоэстафетасының бер этабы үтте.

Бу акция республиканың барлык район һәм шәһәр ДОСААФ оешмаларында һәм учреждениеләрендә берничә тапкыр үткәрелде инде. Бөек Җиңү хөрмәтенә плакатлар белән бизәлгән безнең РОСТО (ДОСААФ) машиналары колонна белән шәһәр урамнарыннан үтеп, үзәк мәйдан янына тукталдылар. Монда кадет мәктәбе укучылары белән бергә безнең район РОСТО хезмәткәрләре сугышта һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәлгә веноклар салдылар. Эстафета кысаларында шулай ук Приволжск поселогында һәм Красный Вал авылында сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр тәртипкә китерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International