Ремонт эшләре бара

2013 елның 7 мае, сишәмбе
Ел саен шәһәр урамнарындагы һәм трассалардагы юлларда чокыр-чакырларны тигезләү эше тулы көчкә бара.
Беренче чиратта юлларда авария куркынычы булган җирләрдә ремонт бара. Ә андый урыннар аз түгел. Бу хәл безнең яклар өчен кышның чагыштырмача җылы килүе, күп урыннарда юлларның ачык калуы аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта ремонт Ким-Кузнечиха автоюлында, шулай ук Ульяновск өлкәсендәге юлларда алып барыла, аннары эшчеләрнең күбесе Болгар-Танкеевка юлын төзәтергә җибәреләчәк.

Моннан тыш, эшчеләр юл павильоннарын, сигнал баганаларын да тәртипкә китерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International