Җаваплы чорга җитди әзерләнәләр

2013 елның 2 мае, пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә “Болгар ашлык кабул итү предприятиесе” җәмгыяте территориясендәге объектларга һәм биналарга шактый ремонт ясала һәм реконструкция эшләре алып барыла. Предприятиедә инде 6 миллион сумлык эшләр башкарылган.


Моңа кадәр әлеге предприятие “Спас ашлык кабул итү предприятиесе” җәмгыяте дип аталган булса, хәзер инде ул яңа юридик статуска ия.
Аның оештыручысы булып “Хлебопродукт” Ашлык компаниясе” җәмгыяте исәпләнә. Моннан тыш, Саба һәм Ютазы районнарындагы ике элеватор да аның милке булып санала. Басулардан кайтарылачак яңа уңыш ашлык кабул итүгә әзерлек эшләре дә нәкъ менә шушы оешма акчасына алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International