Татарстан Республикасы халкын татар телендәге атамаларда һәм язуларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрү турында…

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, «Халык контроле «Дәүләт мәгълүмат системасы базасында (Алга таба-Конкурс) татар телендә элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларда хаталарны ачыклауга Татарстан Республикасы халкын җәлеп итү буенча конкурс үткәрү турында» гы НК – 120 номерлы ведомствоара комиссия утырышы беркетмәсе нигезендә (алга таба-Конкурс) 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр бәйге үткәрелүе турында хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен кирәк:

1. «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасының iOS яки Android операцион системасына ярдәм итүче җайланма өчен мобиль кушымтасын урнаштырырга;
2. «Халык контроле» ТР ДМС мобиль кушымтасында (яисә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтының «Халык контроле» бүлегендә) авторизацияләнергә, "исемнәрдә һәм язуларда хаталар" категориясен сайларга»;


Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның атамаларында һәм язуларында, элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрендә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларында хаталары булган фотоматериаллар белән (нинди оешманың булуы күренеп торырга тиеш) хәбәрнамәне (хәбәрне) Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның төгәл адресын күрсәтеп җибәрергә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International