Татарстан Президенты Спас районында эш сәфәрендә булды

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов Безнең районда чәчү эшләренең барышын бәяләде.

"Бүгенге көндә Спас районында чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Барлык хуҗалыклар да орлык һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау тулысынча төгәлләнгән инде. 2021 ел уңышы өчен район аграрчылары бер гектарга 64 кг минераль ашлама тупладылар", - дип хәбәр итте Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов ТР Президентына.

Рөстәм Нургалиевичка җирле җитештерүчеләрнең продукциясен тәкъдим иттеләр. ТР Президенты Спас продукциясенең сыйфатын югары бәяләде, хәтта Спас районында күпме җитештерелүенә бераз гаҗәпләнде дә, хәзер җирле җитештерүче продукциясен сатып алачакмын, дип билгеләп үтте.

Татарстан Президенты терлекчелек өлкәсенә игътибар итте. Бүгенге көндә Спас районында 4,8 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 1,7 мең баш савым сыеры. 2021 елның беренче өч аенда 2 мең тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан савым буенча безнең район Татарстан Республикасы буенча 34 нче урында тора.

Шулай ук, Рөстәм Нургалиевич Мартышачий поселогында булды, анда Игорь Планин крестьян-фермер хуҗалыгы урнашкан. КФХ ит, сөт җитештерү, шулай ук үсемлекчелек продукциясе белән шөгыльләнә. Чәчүлек мәйданнары 5 мең га тәшкил итә,2020 елда фермер ашлыкның уңдырышлылыгына 51 ц/га ирешә алды. Узган ел биредә 542 тонна сөт җитештерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда безнең район үсемлекчелектә 19 нчы урынны алды - бөртеклеләрнең уңышы гектардан 30 центнер чамасы гына иде.

Чыганак: "Яңа тормыш"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International