Чара районның белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары ачу буенча махсус партия проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы һәм депутаты Нугаев М.А. Иске Рәҗәп урта мәктәбе укучыларына шахмат җыелмалары һәм шахмат сәгатьләре бүләк итте. Ачылышта Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы А. Н. Ермилин, Спас районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе С. А. Никитина катнашты.
Киләсе тәнәфестә үк шахмат зонасы күңел һәм акыл өчен файдалы итеп ял итәргә теләүчеләр белән шыгрым тулы иде.