Болгар шәһәре Мәдәният йортында районның 2020 елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую буенча Спас муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы узды

2021 елның 19 феврале, җомга

Йомгаклау утырышы эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы, Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вәгыйзь улы, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Тюнёв Сергей Иванович, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе урынбасары Козонков Владимир Константинович, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Чубаров Александр Анатольевич, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Вәлиев Фоат Вәли улы, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән идарә итү буенча баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин Рәшит улы, дүртенче чакырылыш Спас район Советы депутатлары, Совет аппараты, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, бүлек башлыклары, палаталар рәисләре, предприятие, учреждение, хокук саклау органнары, благочиний, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.

Визит кысаларында кунаклар район мәгариф учреждениеләре - Никольск урта мәктәбе һәм «Родничок»балалар бакчасы эше белән таныштылар. Балаларны тукландыруны оештыру, аларны төрле телләрдә укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләре каралды.

Мәдәният йорты фойесында район предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсе оештырылган иде.

"Спас муниципаль районының 2020 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында" доклад белән район башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча фикер алышуда катнаштылар:

Семушкин Юрий Анатольевич-крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Кәримуллина Гөлинә Рәхим кызы - Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы.

Соңыннан Марат Готыф улы Әхмәтов чыгышы булды.

Соңыннан спаслыларга республика һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды:

1. “Татарстан Республикасының атказанган агрономы» мактаулы исеме: Шиков Андрей Аркадьевич - “Мөхәммәтова А. Д." КФХ агрономы;

2. ТР Президенты Рәхмәте:

Гыйниятуллин Ленар Илгиз улы - “Гыйниятуллин Л.И." КФХ башлыгы;

3. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте:

Железнов Юрий Анатольевич - “Мамонов А.И." КФХ тракторчысы;

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты:

Шаһиәхмәтова Роза Ривкат кызы-Спас муниципаль районы Чэчэкле авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе;

5. Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының Мактау грамотасы:

Нугаев Мансур Әсгать улы-Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы;

6. Спас муниципаль районы Мактау грамотасы:

Насыбуллина Миләүшә Гөлгәрәй кызы-Спас муниципаль районы Урта Йорткүл авыл җирлеге секретаре.

7. Билбау көрәше буенча Россия спорт мастеры исеме:

Сагиров Раил Илнур Улы

8. Татарстан Республикасының «Сәламәтлек - 2020» җиденче авыл Спартакиадасы гомумкоманда зачетында 3 урын өчен өченче дәрәҗә Диплом:

Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы-Спас муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International