Халыкара ярминкәдә катнаштылар

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе
Шәһәрдәге 2нче мәктәпнең “Туристория” бизнес-компаниясе (җитәкчесе Ольга Выжленкова) “Яшьләр казанышы – Яшь эшмәкәр” мәктәп бизнес-компанияләре дигән Халыкара ярминкәдә катнашты. Ул Рига шәһәрендә үткәрелде.
Россия һәм Татарстан Республикасы исеменнән мондый югары дәрәҗәдәге чарада чыгыш ясау хокукына “Туристория” республика бизнес-план конкурсында җиңеп чыкканнан соң иреште.

Аның ТР бизнес-компанияләре слётында һәм Бөтенроссия конференциясенең “Мәктәп эшмәкәрлеге” номинациясендә беренче урынны алуы да мөһим роль уйнады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International