Көлке көненә багышлап

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Узган дүшәмбедә район Мәдәният йортында Көлке көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Программа күбесенчә яз, мәхәббәт һәм дуслыкка багышланган җырлардан төзелгән иде. Тамашачылар үзешчән артистларга кайнар алкышларын кызганмадылар, Дарья Зуйкова, Александра Горячкина, Ксения Колчина, Ольга Лобанова, Евгений Кременсков, “Сеспель” ансамбле һәм башкаларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Хореография коллективы, Мәдинә Абдуллина белән Динара Мингалиеваның акробатик дуэты да уңышлы чыгыш ясадылар. Ә алып баручылар Евгений Купоросов белән Ольга Бурмистрова тамашачыларның күңелләрен тагын да күтәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International