Япония кунагы

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Ял көннәрендә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында рәсми булмаган визит белән Япониянең Россия Федерациясендә илче урынбасары, министр Кэйдзи Идэ булып китте.

Ул күп мәсьәләләр буенча белгеч, рус телен камил белә. Күп еллар Идэ-сан дипломатик миссияләр белән Франциядә, Кытайда, шулай ук Европаның, Көнчыгышның һәм Азиянең башка илләрендә эшләгән. Ул Япония, Кытай һәм Россия арасындагы мәдәни һәм сәүдә элемтәләренең үсеш тарихы буенча берничә фәнни мәкалә авторы. Борынгы Болгар тарихы белән күптән кызыксынганга күрә, тарихи һәйкәлләрне һәм яңа объектларны ул бик җентекләп карады.

Япониядән килгән кунаклар сәяхәттән канәгать калдылар, монда башкарылган эшләрнең зурлыгына гаҗәпләнү белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International