Хезмәтләрен лаеклы бәяләп

2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Өченче көн мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр.
Бу көнне алар традиция буенча район Мәдәният йортына җыелдылар һәм район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов аларны бәйрәм белән котлады. Ул мәдәният хезмәткәрләренең җәмгыять тормышында уйнаган әһәмиятле рольләре турында, соңгы елларда социаль-мәдәни объектларга төрле яклап ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Аларның күпчелеге ныклы материаль-техник базага ия, ә бу – уңышлы эшләү өчен төп шартларның берсе.

Тантанада районның иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International