Сыерчык оялары ясадылар

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән безнең канатлы дусларыбыз – кошлар җылы яклардан кайтачак. Бураково мәктәбе укучылары аларны каршыларга ныклап хәзерләнделәр.

Укытучы Виктор Викторович Ермолаев җитәкчлегендәге “Темперамент” фәнни берләшмә укучылары сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дусларыбыз өчен ясаган оялар бик матур килеп чыкты.

Аларны мәктәп бакчасына элеп куярга булдык. Кошлар безнең ояларны сайлап, бала чыгарырлар. Ә без алсу сыерчыкны күрергә өметләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International