Карар №270 27.04.2020 ««Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 17 гыйнварындагы 30 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында»

__________________________________________________________________________________________________________________________

           

              ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                   КАРАР

 

 

 

 

 

 

       27.04.2020 ел                      Болгар ш.                             № 270

 

«Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ

регламентларын раслау турында» Татарстан Республикасы

Спас муниципаль районы Башкарма комитетының 2019

елның 17 гыйнварындагы 30 номерлы карарына үзгәрешләр

һәм өстәмәләр кертү хакында

 

 

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" Федераль законга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алганда гражданнарның өстәмә гарантияләрен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында" 2018 елның 19 июлендәге 204-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, ТР Спас муниципаль районы башкарма комитеты

  КАРАР БИРӘ:

         1. «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 17 гыйнварындагы 30 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:

        1.1. Авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзелешенә (сатып алуга) социаль түләүләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентының 2.5 пунктындагы 6 пунктчасында «яисә хезмәт стажы һәм хезмәт эшчәнлеге турында электрон рәвештә мәгълүмат» сүзләрен өстәргә;

        1.2. Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына 3 нче кушымтаны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

        1.3. Социаль файдаланудагы торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча торак урыннар бирелүгә мохтаҗ гражданнарны исәпкә алу буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең Административ регламентының 2.5 пунктындагы 3 пунктчасында «уллыкка (кызлыкка) алу турында карар» сүзләрен төшереп калдырырга.

        1.4. Торак урыны, муниципаль торак фонды күрсәтү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентының 2.5 пунктындагы 3 пунктчасында гражданга социаль наем шартнамәсе буенча «уллыкка (кызлыкка) алу турында карар» сүзләрен төшереп калдырырга.

       1.5. Торак урыны, муниципаль торак фонды күрсәтү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентының 2.5 пунктындагы 5 пунктчасының 4 абзацын, гражданга социаль наем шартнамәсе буенча төшереп калдырырга.

        2. Әлеге карарның 1.3-1.5 пунктлары 2021 елның 01 гыйнварыннан үз көченә керә.

        3. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында (http:// www. spassriy.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (htth:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

       4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Р.Р. Закировага йөкләргә.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма

комитеты җитәкчесе                                                                                         В. А. Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.97 Мб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International