|
___________________________________________________________________________________________________________________________________ КАРАР ПОСТАНОВЛЕНИЕ
№ 249 15.04.2020ел |
|
Спас муниципаль районында гаилә белеме һәм үз-үзеңә хисап формасында белем алуны оештыру турындагы нигезләмәне раслау хакында |
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, № 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гаилә белеме яки үз-үзеңә хасил итү формасындагы төп белем бирү программаларын үзләштерүче балаларны исәпкә алу тәртибен регламентлау һәм ата-аналарга (законлы вәкилләренә) Гаилә белеме формасында укучыларның еллык арадаш аттестациясен узу зарурлыгын аңлату турында " 26.03.2020 ел, № под-462/20 боерыгы нигезендә», ТР Спас муниципаль районы башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. «Спас муниципаль районында гаилә белеме һәм үзлегеңнән белем алу рәвешендә белем алуны оештыру турында нигезләмәне» расларга.
2. Үз көчен югалткан дип танырга:
2.1. «Гаилә белеме һәм үзлегеңнән белем алу рәвешендә белем алуны оештыру турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 1 мартындагы 115 номерлы башкарма комитет карары.
2.2. «Гаилә белеме һәм үзлегеңнән белем алу рәвешендә белем алуны оештыру турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 1 мартындагы 115 номерлы Спас муниципаль районы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 17 гыйнварындагы 19 номерлы башкарма комитет карары.
3. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында (http:// www. spassriy.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (htth:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савиновка йөкләргә.
ТР Спас муниципаль районы башкарма
комитеты җитәкчесе В. А. Осокин