Карар №139 5.03.2020 «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының 2017 елның 28 февралендәге 99 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуларны тикшереп тору тәртибенә үзгәрешләр кертү турында»

_______________________________________________________________________________________________________________________

          ПОСТАНОВЛЕНИЕ                                                                        КАРАР

 

         5.03.2020 ел                                                                       № 139

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы

башкарма комитетының 2017 елның 28 февралендәге

99 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы

Спас муниципаль районында муниципаль ихтыяҗларны тәэмин

итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуларны

тикшереп тору тәртибенә үзгәрешләр кертү турында

 

       «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 27 декабрендәге 449-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты нигезендә

         КАРАР БИРӘ:

        1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетының 2017 елның 28 февралендәге 99 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар өлкәсендә тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибенә түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:

  1. 1.5 пунктының «е», «и», «к» пунктчаларын үз көчләрен югалткан дип танырга.

1.2 1.5 пунктындагы «ж», «й» пунктчаларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

ж) «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 05апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясы нигезендә билгеләнгән сатып алулар өлкәсендә нормалаштыру кагыйдәләрен үтәү;

й) «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 05апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда каралган контрактны үтәүгә, үзгәртүгә таләпләрне үтәү, шулай ук контрактның шартларын, шул исәптән куелган товарның үтәлгән товарга (аның нәтиҗәсенә) яисә контракт шартларына хезмәт күрсәтү өлешендә үтәү;»

1.7 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

«1.7. 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар товарларын, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законның 93 статьясындагы 1 өлешенең 4, 5 пунктлары нигезендә билгеләнгән сатып алуларны гамәлгә ашыру таләпләрен үтәү.

1.4 Түбәндәге эчтәлектәге 1.5 пунктын үз көчен югалткан дип танырга: «1.5 РФ Икътисадый үсеш министрлыгының 13.09.2013 ел, № 537 боерыгы нигезендә, бердәнбер тәэминатчы (башкаручы, подрядчы) белән контракт төзү мөмкинлеген, № 44-ФЗ Законның 25 пункты, 1 өлеше, 93 статьясы нигезендә килештерә.

 2. Әлеге карарны Спас муниципаль районының рәсми сайтында (http:// www. spassriy.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (htth:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны икътисадый мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Р. Закировага йөкләргә.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма

комитеты җитәкчесе                                                                          В. А. Осокин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.47 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International