Карар №78 14.10.2019 «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советына кергән кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ ясау тәртибен раслау турында»

             П О С Т А Н О В Л Е Н И Е                                                                               К А Р А Р        

                   

                    14.10.2019                           Болгар ш.                                № 78                                                  

   

Татарстан Республикасы Спас муниципаль

районы Советына кергән кергән

гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ

ясау тәртибен раслау турында

 

«Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-Ф номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә һәм Спас муниципаль район Советында гражданнарның язма һәм телдән мөрәҗәгатьләрен карау һәм анализлау тәртибен билгеләү максатларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы

КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау тәртибен расларга (кушымта).
  2. Әлеге карарны закон белән билгеләнгән вакытта Спас муниципаль райо-нының рәсми сайтында (http://spasskiy.tatarstan.ru/) һәм хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Спас муниципаль район Советы аппараты җитәкчесенә йөкләргә.

 

Спас муниципаль районы

Башлыгы                                                                                Ф.В. Мөхәммәтов     

 

Спас муниципаль районы Советы

карарына кушымта

 2019 елның "____"__________№_____

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советына

кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ

ясау тәртибе

  1. Әлеге Тәртип «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 23 статьясын үтәү йөзеннән эшләнде һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне гомумиләштерү һәм анализлау процедурасын билгели.
  2.  Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау эшенең сыйфатын яхшырту, гражданнарның иҗтимагый фикерен һәм актуаль проблемаларын өйрәнү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.
  3. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау тиешле чорда кергән барлык мөрәҗәгатьләр буенча, шул исәптән язма рәвештә мөрәҗәгатьләр буенча, Спас муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган Интернет аша электрон документ рәвешендә, шулай ук гражданнарны вәкаләтле затлар тарафыннан шәхси кабул итү барышында кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча гамәлгә ашырыла.
  4. Кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау ел саен гамәлгә ашырыла.
  5. Киләсе хисап чорының айның 10 числосына кадәр гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясау нәтиҗәләре буенча аналитик белешмә төзи.
  6. Аналитик белешмәдә гражданнарны шәхси кабул итүдә кабул ителгән гражданнар саны, гражданнарны шәхси кабул итү һәм шәхсән күчмә кабул итү буенча вәкаләтле затлар турында, мөрәҗәгатьләрнең тематикасы, мөрәҗәгатьләр нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар турында, шул исәптән кабул ителгән норматив хокукый актлар һәм башка актлар турындагы мәгълүмат (булган очракта) булырга тиеш.
  7. Җирле үзидарә органына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау тиешле чорда алдагы елның шушы чорында килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән чагыштыру юлы белән үткәрелә.
  8. Башкарма комитетның баш белгече еллык аналитик белешмәне http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында, хисап чорыннан соң килә торган айның 15 числосына кадәр «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә урнаштыруны тәэмин итә.
pdf
Скачать текст
PDF, 1.39 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International