Карар №714 14.10.2019 «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ ясау тәртибен раслау турында»

_______________________________________________________________________________________________________________________

                  КАРАР                                                                 ПОСТАНОВЛЕНИЕ

              № 714                                                              от 14.10.2019 года

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль

районы башкарма комитетына кергән

гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ

ясау тәртибен раслау турында

 

«Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 02 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм Спас муниципаль районы Башкарма комитетында гражданнарның язма һәм телдән мөрәҗәгатьләрен карау һәм анализлау тәртибен билгеләү максатларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитеты

КАРАР БИРӘ :

  1. Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау тәртибен расларга.
  2. Әлеге карарны закон белән билгеләнгән вакытта Спас муниципаль районының рәсми сайтында (http://spasskiy.tatarstan.ru/) һәм хокукый мәгълүматның рәсми сайтында (//httр:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үземдә калдырам.

 

ТР Спас муниципаль районы башкарма

комитеты җитәкчесе                                                                           В. А. Осокин

Спас муниципаль районы Башкарма

комитеты карарына кушымта

2019 елның "____"__________№_____

 

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ ясау тәртибе

  1. Әлеге тәртип «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 23 статьясын үтәү йөзеннән эшләнгән һәм гражданнарның Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башкарма комитетына килгән мөрәҗәгатьләрен гомумиләштерү һәм анализлау процедурасын билгели.
  2.  Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау эшенең сыйфатын яхшырту, гражданнарның иҗтимагый фикерен һәм актуаль проблемаларын өйрәнү, шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү рәвешләрен һәм ысулларын камилләштерү, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.
  3. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау тиешле чорда кергән барлык мөрәҗәгатьләр буенча, шул исәптән язма рәвештә мөрәҗәгатьләр буенча, Спас муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган Интернет аша электрон документ рәвешендә, шулай ук гражданнарны вәкаләтле затлар тарафыннан шәхси кабул итү барышында кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча гамәлгә ашырыла.
  4. Кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау ел саен гамәлгә ашырыла.
  5. Киләсе хисап чорының айның 10 числосына кадәр гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясау нәтиҗәләре буенча аналитик белешмә төзи.
  6. Аналитик белешмәдә гражданнарны шәхси кабул итүдә кабул ителгән гражданнар саны, гражданнарны шәхси кабул итү һәм шәхсән күчмә кабул итү буенча вәкаләтле затлар турында, мөрәҗәгатьләрнең тематикасы, мөрәҗәгатьләр нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар турында, шул исәптән кабул ителгән норматив хокукый актлар һәм башка актлар турындагы мәгълүмат (булган очракта) булырга тиеш.
  7. Җирле үзидарә органына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау тиешле чорда алдагы елның шушы чорында килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән чагыштыру юлы белән үткәрелә.
  8. Башкарма комитетның баш белгече еллык аналитик белешмәне http://spasskiy.tatarstan.ru/ рәсми сайтында, хисап чорыннан соң килә торган айның 15 числосына кадәр «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә урнаштыруны тәэмин итә.
pdf
Скачать текст
PDF, 1.71 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International