Янгыннарга каршы режим игълан ителде

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, агымдагы елның 25 апреленнән 15 маена кадәр республика териториясендә янгыннарга каршы махсус режим игълан ителә.

Бу язгы-җәйге чорда янгыннарның артуына бәйле. Коры һәм эссе көннәр янгын чыгуга үзе дә сәбәпче була, шулай да еш кына янгыннар кешеләрнең битарафлыгы, ут белән саксыз кылануы, игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Мондый фаҗига булмасын өчен, махсус чаралар кертү күздә тотыла.

Янгынга каршы режим гамәлдә булганда түбәндәгеләрне эшләү тыела:

 

 – коры үләннәрне һәм чүп-чар яндыру;

 

– ачык утта (учак, мангал) ашарга пешерү, урман янгыннары чыгу куркынычы булган торак пунктларда, урманнар белән ызандаш булган урман-парк зоналары һәм участокларда пиротехника куллану.

 

Махсус режим кертелгән чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар ике тапкыр арта:

 

– гражданнар өчен – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр;

 

– урындагы затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр;

 

– юридик затларга – 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

 

Әлки һәм Спас районы буенча күзәтү эше бүлеге хезмәткәрләре исегезгә төшерә: янгын чыккан очракта, кичекмәстән 01, 101, 112 телефоннары буенча янгын частенә хәбәр итәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International