Икенче тапкыр бүләкләнде

2017 елның 17 марты, җомга

“ТАТМЕДИА” җәмгыятенең даими басмаларына язылу конкурсы нәтиҗәләре буенча,   Болгардагы 1нче урта мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зөлфия Әхтәмова икенче тапкыр кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Бүләкне мәктәп планеркасында, барлык укытучылар алдында тапшырдылар.

Хезмәттәшләре Зөлфия Мәгъфүр кызын җылы котлады, күп кенә укытучылар бу конкурс белән кызыксынып, киләчәктә анда үзләре дә катнашырга теләк белдерде. Зөлфия киләчәктә дә конкурста актив катнашып, тагын да зур бүләк алырга теләге барлыгын әйтте. Бу юкка түгел дә, чөнки быел, мәсәлән, бу конкурсның җиңүчесенә ЖК экранлы телевизор тапшырылачак.

 

– Оештыручыларга бүләк өчен рәхмәт, – диде Зөлфия Мәгъфүр кызы. – Бу бүләкне инде икенче тапкыр алам, ә бит моның өчен бары тик “ТАТМЕДИА” басмаларына язылырга кирәк. Алар кызыклы да, эшемдә дә ярдәм итәләр, бу һәр укытучы өчен кирәктер, дип уйлыйм. Алдагы конкурсларда да катнашып барырга җыенам...

 

Башка газета укучыларыбыз да Зөлфия Әхтәмовадан үрнәк алырлар дип ышанабыз һәм төп призны безнең район кешесе отарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International