Артистларга рәхмәт әйттеләр

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Бу көннәрдә авылларда үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертлары бара. Дүшәмбе көнне кичен, мәсәлән, Чәчәклегә Урта Йорткүл артистлары килде.

Урта Йорткүл Мәдәният йортының үзешчән коллективы элек-электән үзенең талантлы егет-кызлары белән дан тотты, аларның чыгышын тамашачылар көтеп ала. Менә бу юлы да сәхнә ветераны Сарыйм Насыйбуллин, Айсылу һәм Зөфәр Вәлиевларның гаилә дуэты, Азат Гарипов, Айсылу Әхмәтҗанова, Гүзәл Йосыпова, Алия Вәлиева, Гөлшат Ибраһимова һәм башкаларның туган як, авыл кичләре, дуслык һәм мәхәббәт турындагы моңлы җырларын алкышларга күмделәр. Шулай ук Иж-Борискинодан Татьяна Егорова белән Карина Кукушкинаның чыгышын, шушы авыл кызлары башкарган рус, татар һәм чуаш халык биюләрен дә тамашачылар яратып кабул иттеләр. Концерт программасында сатира һәм юморга да шактый урын бирелгән иде.
Җирлек башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева артистларга авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде, яңадан-яңа иҗат уңышларына ирешүләрен теләде. 20 августта Чәчәкле үзешчәннәрен Йорткүлдә көтәләр.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International