Яшь эшмәкәрләр белән очрашу

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Спас районы башлыгы Камил Нугаев Казан шәһәренең Н.И. Лобачевский исемендәге гомумбелем бирү интернат-лицеенда укучы яшь эшмәкәрләр белән очрашты.
Альберт Вилданов, Полина Денисова үзләренең остазлары белән EDugame Club өйрәтүче өстәл уеннарын җитештерү һәм сату буенча бизнес-проект тәкъдим иттеләр.
Яшь эшмәкәрләрнең сүзләре буенча, мондый өстәл уеннары тарих, икътисад, мәдәният һәм эшмәкәрлек кебек фәннәр буенча дәресләрне уен рәвешендә үткәреп, эчрпошыргыч шөгыльдән мавыктыргыч маҗарага әйләндерә ала.
Бүгенге көндә аларның “Русь междоусобная”, “Расцвет Волжской Булгарии” һәм “Малахитовая шкатулка” дигән шундый өч уены бар.
Проектны тормышка ашыру өчен Альберт Вилданов шәхси предприятие теркәгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә ул банкта үз эшен алып бару өчен счет ачучы иң яшь эшмәкәр булып санала.
Укучылар шулай ук үз уеннарын “Кол Гали” кунакханә комплексында һәм Болгар музей-тыюлыгында да тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International