“Авылның озын кышкы кичләре”

2019 елның 8 феврале, җомга

Антоновка авылы Мәдәният йорты сәхнәсендә шулай дип исемләнгән спектакль куелды. Тамашаны ветераннарның иҗат коллективы әзерләде.

Тамашачылар колядка традицияләре, яшь гаилә проблемалары, пенсионерлар тормышы һәм башка күренешләр белән таныштылар. Спектакль җыелган халыкның күңеленә хуш килде.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Антоновка авыл җирлеге ветераннар советы өлкән яшьтәгеләрнең тормышына зур игътибар биреп, аларны даими рәвештә төрле кызыклы чараларга җәлеп итә. Бу спектакль да шуңа бер дәлил булып тора.

Тамаша тәмамланганнан соң концерт булды. Авылдашлары алдында Юрий Еремин җитәкчелегендәге “Бизнә таңнары” фольклор коллективы, Стрижовларның гаилә дуэты, Артем Чегодаев чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International