“Чиста булыр”

2018 елның 20 июле, җомга

Республиканың “Чиста булыр” яшьләр экология хәрәкәте активистлары Алексей Мәсхүтов, Валентина Потапова һәм Виктория Матвеева шәһәр укучылары өчен биш көнлек ишегалды лагеры сменасы үткәрделәр.

Алты яшьтән уналты яшькә кадәрле балаларны берләштергән әлеге проект “Күңелле җәй” дип аталды. Көн саен егермеләп кеше төштән соң Балалар иҗат йортына җыелды, биредә алар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды, экология темасына багышланган видеороликлар күрсәтелде. Проектта аеруча актив катнашкан укучыларга дипломнар һәм “Чиста булыр” хәрәкәтенең яшел төстәге зачет кенәгәләре тапшырылды. Шулар арасыннан шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең 10 класс укучысы Дарья Савельеваны, тармак технологияләре техникумы студенты Роман Камаевны атап үтәргә була. Уку елы башлангач, алар үз коллективларындагы хәрәкәтнең лидерлары сафында булачак. Светлана Разина, Марат Закиров, Максим Малаев, Анастасия Тебенькова һәм ишегалды лагерының иң яшь катнашучысы Артур Пигалев та бары мактауга гына лаек.
Смена барышында “Спас районы. Минем кече ватаным” фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурста безнең районнан 50 фоторәсем тәкъдим ителде, алар өчен социаль челтәрләрдән файдаланучылар һәм жюри әгъзалары тавыш бирде.
– Барлык эшләр дә уңышлы килеп чыккан, аларда районның бик күп матур урыннары чагылдырылган, – ди кадетлар мәктәп-интернаты укытучысы, жюри әгъзасы Татьяна Ибраһимова. – Конкурста катнашкан укучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез.
Беренче урынга Ангелина Степанчева лаек булды, Иван Агеев, Софья Сисина һәм Ангелина Коршунованың фоторәсемнәре тамашачылар симпатиясе призын яулады.
– Бераз борчылдым да, чөнки мин өлкән остаз буларак катнаштым, – ди кадетлар мәктәп-интернатының унберенче класс укучысы Алексей Мәсхүтов. – Балаларның даими ярдәмен тоеп тордык, үзебез дә күп тырыштык. Өч-дүрт уен планлаштырылган булса, без аларны күбрәк үткәрдек...
– Лагерьда күңелле булды, аеруча вожатыйларыбызны бик яраттык, – ди Светлана Разина. – Һәр көнебез файдалы, мавыктыргыч үтте...
Ишегалды лагерын тагын 15нән 20 августка кадәр үткәрергә җыеналар. Уңышлар телибез сезгә, яшь экологлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International