Иң яхшы атучыларны ачыкладылар

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

РОСТО тирында (ДОСААФ) Ватанны саклаучылар көненә багышлап пневматик мылтыктан ату буенча район ярышлары үтте.
Тренер Александр Татиевский җитәкчелегендә “Витязь” яшүсмерләр-яшьләр клубында шөгыльләнүчеләр арасында иң төз атучыларны билгеләделәр. Иң яхшы нәтиҗәгә Юлия Пелагеина иреште һәм нәтиҗәдә беренче урынга лаек булды. Икенче урынга Алина Калинкина чыкты, Луиза Ануфриева өченче булды. Алар барысы да шәһәрдәге беренче урта мәктәптә укый. Ярышта шушы ук мәктәп яшүсмерләре дә өстен чыкты. Әйтик, Денис Пеньков төз атуы белән барысын шаккаттырды, Евгений Петрунин аннан азга гына калышты. Кадетлар мәктәбендә укучы Кирилл Широковка өченче урын бирелде.
 
Турнир нәтиҗәләре буенча район данын республика бәйгесендә – Советлар Союзы Герое, полковник Борис Кузнецов призына оештырылачак ярышта һәм Татарстан беренчелегендә катнашу өчен спортчылар сайлап алыначак. Мәртәбәле бәйгедә Юлия Пелагеина, Алина Калинкина һәм Денис Пеньков төз атуда көч сынашырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International