Хезмәтләрен хөрмәтләп

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Павел Алексеевич Карпов исемендәге Болгар кадетлар мәктәп-интернатының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Салих кызы Ходжиева  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Белем бирүдәге хезмәтләр өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Педагогның белем бирү системасындагы күп еллык намуслы хезмәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше әнә шулай бәяләнде.
 
Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән зур өлеше, күп еллык намуслы хезмәте өчен кадетлар мәктәп-интернатының математика укытучысы Лариса Викторовна Салова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International