"Чəчəкле, жилəк-жимешле ваза". Тозлы камыр белəн эшлəү буенча шөгыль.

      2020 елның 12 нче февралендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче Пантелеева С.А. социаль хезмəт алучылар белəн "Камырпластика" технологиясе кысаларында тозлы камыр белəн эшлəү буенча шөгыль уздырды.
     Чараның бурыч һəм максатлары: -социаль хезмəт алучыларны тозлы камырдан эшлəнмəлəр ясау сəнгате белəн таныштыруны дəвам итү;  тозлы камыр тарихы белəн таныштыру; пластик материаллар белəн эшлəү күнекмəлəрен үстерү; вак моториканы үстерү; халык ижаты белəн кызыксыну тəрбиялəү.
     Чара башында тəрбияче, барлык катнашучыларны сəламлəп, эшлекле шартлар тудырды, барысына да яхшы кəеф телəде. Камырның гажəеп пластик материал булуына, пластилиннан аермалы буларак, камырның кулны пычратмавына игътибарны юнəлтте.            
        Тəрбияче социаль хезмəт алучыларга тозлы камыр тарихының кешелəр табигать стихиясе аллаларына табынган чактан ук килүен сөйлəде. Камыртоз - тозлы камырдан ясалган фигуралар гына түгел, алар йортны саклауда да əһəмиятле роль уйнаганнар. Йорттагы һəрбер эшлəнмə -байлык һəм иминлек символы. Камырдан эшлəнмəлəр ясау бүген дə яши. Аннары тəрбияче гамəли эш алдыннан инструктаж уздырды, камыр басып, бик кызыксынып эшкə керештелəр. Чара барышында Светлана Анатольевна житəкчелегендə социаль хезмəт алучылар камырдан фигура ясадылар, аннары барысын жыеп, композиция эшлəделəр. Чара ахырында тəрбияче камырпластика буенча шөгыльгə нəтижə ясады. Барысы да үз эшеннəн канəгать калды һəм чарадан яхшы кəеф алды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 12 феврале, 13:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International