Бүген 2018 елның 11 нче сентябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында өлкəннəр һəм инвалидлар өчен өлкəн шəфкать туташы Кузнецова О.А. һəм шəфкать туташы Кирилова Н.С. тарафыннан "Без аек яшəү рəвешен яклыйбыз" девизы астында чара уздырылды. Чара Бөтендөнья аеклык көненə багышланган иде. Чара барышында үткəрелгəн əңгəмə һəм күңелле уеннар катнашучыларга уңай кəеф бүлəк итте. Уеннар дустанə һəм шат халəттə узды. Ахырдан барысы да спиртлы эчемлеклəрне алыштырырлык иң ышанычлы һəм файдалы əйбер ул - сөт һəм сөт ризыклары дигəн нəтижəгə килделəр. Иң соңыннан һəр катнашучыны тəмле һəм сихəтле сөт белəн сыйладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2018 елның 11 сентябре, 16:25