21 нче ноябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Бөтендөнья сəламлəү көне" темасына чара үткəрелде. Белгəнебезчə, сəламлəү - бəхет һəм озын гомер чыганагы. Ягымлы карашыбыз белəн без меңлəгəн кешене коткара алабыз, сəламлəү ул үзе үк телəктəшлек белдерү дигəн сүз. Чара барышында социаль хезмəт буенча белгеч Савинова С.А. тарафыннан "Яхшы һəм ягымлы сəламлəү сүзлəре", "Мəкальне, əйтемне "СƏЛАМ" сүзе белəн дəвам ит" һ.б. бəйгелəр үткəрелде. Социаль хезмəт алучылар битараф калмадылар, рəхəтлəнеп, зур телəк белəн ярышларда катнаштылар, елмаю һəм сəламлəү йөзлəреннəн бер дə китмəде, бер-берсенə жылы сүзлəр һəм цитаталар яңгырады: "Мин сине күрəм, Кеше! Син миңа ошыйсың! Белеп тор, мин сине хөрмəт итəм, синең дə миңа яхшы мөнəсəбəттə булуыңны телим. Сиңа иң изге телəклəремне юллыйм: Сəламəтлек, тынычлык, бəхет һəм сөенечлəр сиңа!"
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2018 елның 21 ноябре, 16:42