Бөтендөнья тәмәкесез көн (World No Tobacco Day) – тәмәкегə каршы көрәш буенча халыкара акция ел саен 31 нче майда үткəрелə. Əлеге көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тарафыннан табак эпидемиясенə һəм аның үлемгə китерүенə игътибарны жəлеп итү максатыннан 1987 елда билгеләнгән.
31 май көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тәмәкесез көн уздырылды. Өлкән шәфкать туташы Трембицкая А.Г. сөйләвенчә, кешенең тормышы еш кына зарарлы гадәтләр белән үрелеп бара, аларның берсе - тәмәке тарту. Ул бәйлелек тудыра, организмдагы матдəлəр алмашына йогынты ясый, сәламәтлеккә зыян китерә. Тәмәке тарту - ул үзенә күрә эпидемия, әмма аны булдырмый калырга мөмкин.
Тəмəке урынына тәм-том акциясе үткəрелде, социаль хезмəт алучылар бик телəп тəмəкене кəнфит һəм клиндергə алмаштырдылар.
Соңгы яңарту: 2020 елның 1 июне, 13:57