2019 елның 13 декабрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Эрудит" технологиясе кысаларында тəрбияче Пантелеева С.А. интернатта яшəүчелəр белəн "Əдəпле сүзлəр һəм этикет кагыйдəлəре" темасына кызыклы викторина уздырды.
Əлеге викторинаның максат һəм бурычлары: - "рəхмəт", "хəерле көн", "исəнмесез" сүзлəренең килеп чыгышының эстетик нигезлəрен аңлату; - өлкəн яшьтə диалогик һəм монологик сөйлəм өстендə эшне дəвам итү. Викторина тəрбияче тарафыннан əдəпле сүзлəрне шигъри формада яңгыратудан башланды. Светлана Анатольевна һəр шөгылен елмаюдан һəм катнашучыларга яхшы кəеф телəүдəн башлый. Алга таба тəрбияче социаль хезмəт алучыларга рəхмəт, хəерле көн, исəнмесез кебек сүзлəрнең килеп чыгышы турында сөйлəде. Светлана Анатольевна викторина барышында интернатта яшəүчелəргə төрле кызыклы ситуациялəр тəкъдим итте, һəркем теге яки бу рольдə үзен сынап карый алды. Табышмаклар əйтештелəр, телефон аша əдəпле сүзлəр ярдəмендə əңгəмə кордылар. Шаян формада блиц-турнир уздырганда интернат-йортта яшəүчелəрнең көлү һəм куанычлы авазлары тагын да ешрак ишетелде. "Вежливость" сүзеннəн мөмкин кадəр күбрəк сүзлəр төзергə тəкъдим ителде, өлкəннəр бу биремне дə тиз арада үтəделəр. Аннары интернатта яшəүчелəр əдəпле сүзлəр турында шигырьлəр укыдылар, акрынлап этикет турында сөйлəшүгə күчтелəр, тəрбияче сөйлəшүне космонавт Гагарин һəм Бөекбритания королевасы турында притчадан башлады, соңгысы космонавтны дөрес сервировка ясалган табынга чакырган була. Светлана Анатольевна, үз янына 2 кешене чакырып, табынга дөрес сервировка ясауны күрсəтте. Телəгəн һəр кеше чыгып табын əзерлəп карый алды. Этикет кагыйдəлəрен искə төшерделəр һəм кабатладылар. Интернатта яшəүчелəр чарадан көн буена житəрлек яхшы кəеф, уңай кичерешлəр алдылар.
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2019 елның 16 декабре, 09:59