"Капка төбендə" кич утыру

2019 елның 31 нче октябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында тəрбияче Пантелеева С.А. "Патриотик тəрбия" технологиясе кысаларында интернатта яшəүчелəр белəн "Капка төбендə" кич утыру үткəрде.
Чараның максат һəм бурычлары булып өлкəн яшьтəгелəргə карата мəрхəмəтлелек тəрбиялəү; халык авыз ижаты, гореф-гадəтлəр аркылы өлкəннəрнең күзаллавын үстерү; халык мəдəниятенə хөрмəт тəрбиялəү; мəкаль-табышмаклар, шигырь-жырлар аша ижади сəлəтлəрен, артистизмны, сəнгатьле сөйлəм күнекмəлəрен  үстерү.
Чара башында тəрбияче Пантелеева С.А. кич утырырга килүчелəрне шигъри формада тəбриклəде, ул рус халык кокошигы белəн сарафан кигəн, əбилəргə дə сарафаннар кидергəн иде. Чара барышында социаль хезмəт алучылар, игенне жыеп алгач, ничек күңел ачуларын, шəм яктысында ясаган эшлəнмəлəрен, башкарган жырларын искə төшерделəр. "Кем йомгакны беренче сүтə", "Көйне таны", "Шарны төшермичə бие" бəйгелəре үткəрелде, табышмаклар əйтелде, "Нəрсə? Кайда? Кайчан?" викторинасында тəрбияченең сорауларына жавап бирделəр. Күптəн көтелгəн кунак Зыятдинов Рəшид Зəйнетдинович житəкчелегендə элекке жырларны искə төшерделəр.
Чара бөтен катнашучыларда яхшы кəеф һəм елмаю уятты.

Соңгы яңарту: 2019 елның 1 ноябре, 13:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International