Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара саңгыраулар көненә багышланган “Йөрәк белән ишетәбез” темасына мәгълүмат сәгате уздырылды

Социаль хезмәт алучылар әңгәмәдә, викторинада һәм практик шөгыльдә катнаштылар.

Тәрбияче Ирина Телицына очрашуда катнашучыларны дөньяда бердәнбер сукыр һәм саңгырау галимә Ольга Скороходованың тормыш юлы һәм хезмәтләре белән таныштырды. Презентацияне караганда, узган гасырның бөек кешеләрен, рус галиме К.Циолковскийны, француз язучысы В.Гюгоны, немец композиторы Л.Бетховинны, испан рәссамы Ф.Гойяны һ.б.ларны искә төшерделәр. Ә гамәли дәрес “Жестлар теле» темасына уздырылды. Интернатта яшәүчеләр жестлар теле турында күп кызыклы фактлар, мәсәлән, төрле илләрдә ничек сәламләүләре турында белделәр.

-Дөньяда жестлар теленнән файдаланмаган бер генә кеше дә юк, - дип билгеләп узды Ирина Николаевна. – Жестлар арасында матурлары, ямьсезләре, үпкәләтә торганнары, һөнәриләре һ.б. бар. Безнең бурыч – мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү.

Мәгълүмат сәгате саңгырау кешеләрнең исәнләшү, саубуллашу, рәхмәт әйтү жестларын өйрәнү белән тәмамланды.

- Үзем өчен күп нәрсә белдем, - дип фикерен уртаклашты Ильмира Тимерханова.

-Сәламләүләрне истә калдырырга кирәк әле, алар бик төрле, - диде Юрий Барыгин.

Азмобильле социаль хезмәт алучылар өчен кул белән тотып алу хәрәкәтләрен үстерү буенча шөгыль уздырылды.

Соңгы яңарту: 2021 елның 23 сентябре, 10:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International