14 нче августта, Успен уразасының беренче көнендə, "Баллы Спас" бəйрəм ителə.
Əлеге көнне социаль хезмəткəр Савинова С.А. тарафыннан ачык һавада зур бəйрəм - "Баллы Спас" үткəрелде.
Əңгəмə барышында өлкəннəргə бəйрəмнең тарихы, бал музейлары, балга бəйле традициялəр һəм кызыклы фактлар турында сөйлəнде. Традиция буенча бу көнне Русьтə балны гына түгел, суны, табигый сулыкларны, яңа коеларны да изгелəндерəлəр, ə искелəрен чистарталар. Шуңа күрə баллы спасны "юеш" дип тə атыйлар.
Интернат-йортта яшəүчелəр кызыксынып һəм елмаешып, бал турында табышмаклар чиштелəр, мəкаль һəм əйтемнəр тыңладылар. Барлык катнашучылар бик канəгать калдылар, файдалы мəгълүмат һəм уңай хис-кичерешлəр алдылар. Ə десертка өлкəннəрне хуш исле һəм тəмле балдан əзерлəнгəн "күчтəнəчлəр" белəн сыйладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2018 елның 15 августы, 11:47