2020 елның 9 нчы гыйнварында Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортына барлык социаль хезмəт алучыларны зур бəйрəм - Раштуа белəн котларга Изге Авраам храмы якшəмбе мəктəбе балалары жыелдылар.
Бəйрəмне Изге Авраам храмы рухание Сергий атакай Раштуа бəйрəме белəн котлаудан башлап жибəрде, интернатта яшəүчелəргə нык сəламəтлек, озын гомер телəде.
Рус халык əкияте "Морозко" мотивлары буенча куелган спектакль карау, Кыш Бабай белəн бергəлəп жырлар жырлау, шигырьлəр сөйлəү өлкəннəрдə аеруча матур хислəр уятты.
Раштуаны бəйрəм итү бəйрəмчə жылы һəм шатлыклы атмосферада узды.
Якшəмбе мəктəбе укучылары һəм Кыш Бабай əзерлəгəн Раштуа бүлəклəре социаль хезмəт алучылар өчен күңелле бер сюрприз булды.
Соңгы яңарту: 2020 елның 10 гыйнвары, 13:41